+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Яңалыклар
21 Апреля , 09:27

Урланган автомобильдә, каракны утыртып, "права"сыз, ...

Кушнаренкода 27 яшьлек хатын-кыз күптән эзләүдә булган автомобиль белән ЮХХДИ хезмәткәрләре каршына килеп чыккан.

Урланган автомобильдә, каракны утыртып, "права"сыз, ...Урланган автомобильдә, каракны утыртып, "права"сыз, ...
Урланган автомобильдә, каракны утыртып, "права"сыз, ...

Документларны тикшергәндә ул беркайчан да машина йөртү таныклыгы алмавын һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булмавын әйтә. Автомобиль салонында шулай ук пассажир — 33 яшьлек ир булган.

Соңрак ачыкланганча, нәкъ менә ул элегрәк әлеге автомобильне элекке хатыныннан урлауда шикләнелгән булган. Транспорт чарасы инде авто хуҗасы гаризасы буенча эзләүдә саналган.

Машина йөртүче һәм пассажир алга таба тикшерү өчен полиция бүлегенең дежур частена китерелгән, ә автомобиль махсуслаштырылган стоянкага җибәрелгән.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен кирәкле чаралар үткәрә.

Транспорт чарасын урлау факты буенча җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас