Башкортстаннан машина водителе өч пассажирны утыртып, төзек булмаган автомобиль белән юлга чыккан булган.
Чишмә район суды мәгълүматлары буенча, ир-ат М-5 «Урал» трассасы буенча Чишмәдән Шиңгәккүл авылына таба барган, ул вакытта юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм авариягә тарыган. Ике кеше урында һәлак була. Өченчесе соңрак Уфа дәваханәсендә үлә.
Суд водительне ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозуда гаепле дип тапты. Хөкем карары - дүрт ел төрмә һәм ике елга машина йөртүне тыю.
Машинаның техник төзексезлеген суд авырайта торган хәл итеп исәпкә алган.
Фото: ЮХДДИ