

Аның сүзләренчә, кабул ителгән документларның зур өлеше социаль юнәлешкә ия, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларын киңәйтүгә бәйле.
Узган елда республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга 60 закон проекты кертелгән, меңләгән норматив акт әзерләнеп, кабул ителгән.
Чара барышында шулай ук хокукый актлар кабул итү өлкәсендә дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге, прокуратура белән эш һәм закон проектларын камилләштерү мәсьәләләре каралды.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова республикада СВО катнашучыларына ярдәм итү системасының нәтиҗәле эшләвен ассызыклады. Бүген төбәктә 55 төр ярдәм чарасы гамәлдә, аларны санлаштыру һәм бердәм электрон реестр булдыру планлаштырыла.
Киңәшмә ахырында бу өлкәдә югары нәтиҗәләр күрсәткән ведомстволар бүләкләнде.
Фото: pravitelstvorb.ru