

Кайчан?
Талпаннарның активлык сезоны температура +10 градустан югарырак күтәрелгәч башлана. Күпьеллык уртача күзәтүләр буенча, бу – апрель уртасы, аларның иң югары күрсәткече май-июнь айларында була. Июльдә талпаннар кими, августта аларның саны тагын арта башлый, ул октябрь ахырына кадәр дәвам итә.
Быел иртә килгән җылылык талпаннарның вакытыннан алда активлашуына китерде. Шуңа күрә кешеләрне һәм хайваннарны талпаннар күпкә иртәрәк тешли башлады.
Кайда?
Яфраклы катнаш урманнарда талпаннар күбрәк. Алар, урман эченә караганда, сукмаклар буенда һәрвакыт күбрәк була. Шулай ук, болыннарда, биек үләнле кырларда да талпаннарны еш очратырга мөмкин.
Талпаннар иң актив булган чорда халык күпләп ял итә торган урыннарны – скверлар, парклар, яшел зоналарны майның икенче декадасында акарицид белән эшкәртәләр. Ләкин җылы яз иртәрәк килгән елларда эшкәртүләр иртәрәк тә башланырга мөмкин.
Ничек киенергә?
Урманга, паркларга, болыннарга һәм талпаннар очрарга мөмкин булган башка урыннарга барырга җыенганда тәнне мөмкин кадәр ныграк каплый торган кием кияргә кирәк. Ачык төстәге киемгә өстенлек бирсәгез, анда талпанны күрү җиңелрәк булачак. Өйдән чыгар алдыннан киемнәрне талпаннарны куркыта торган репеллентлар белән эшкәртергә кирәк.
Табигатьтә йөреп кайтканнан соң үзегезне, якыннарыгызны, йорт хайваннарын: чәч араларын, муеныгызны, култык асты һәм касык өлкәләрен, колак эчләрен – талпаннар кадалырга ярата торган урыннарны игътибар белән карагыз.
Сакланыгыз!
Талпаннардан саклануның өстәмә чарасы булып вакциналау тора – энцефалиттан прививка ясыйлар.
Вакциналануны көзен башламаганнар прививканы яз ясатырга тиеш. Вакциналау 2 тапкыр үткәрелә, беренче һәм икенче прививкалар арасында минималь интервал – 1 ай.
Вакциналанудан соң иммунитет барлыкка килсен өчен кимендә 2 атна кирәк, шуңа күрә прививка ясату курсын – 2 прививка ясатуны – куркыныч янаган җиргә юлланганчы кимендә 2 атна алдан тәмамларга кирәк.
Кемнәргә мотлак?
* инфекция хас булган урыннарга эшкә яисә ял итәргә баручыларга;
* эндемик территориядә яшәүчеләргә;
* вируслы биологик материал белән эшләүчеләргә.
Күп вакытларын урманлы җирләрдә үткәрүчеләр, мәсәлән, файдалы казылмалар табу һәм чыгару белән шөгыльләнүчеләр, урман хуҗалыклары хезмәткәрләре, аучылар, урман сәнәгате хуҗалыклары хезмәткәрләре һәм башкалар өчен вакцинация мәҗбүри.
Куркыныч нидән гыйбарәт?
Талпан тарата торган иң куркыныч ике авыру – талпан энцефалиты һәм боррелиоз.
Талпан энцефалиты – кискен йогышлы вируслы авыру. Ешрак үзәк нерв системасын зарарлый. Аның вирусы инфекцияле талпанның кешегә кадалуының беренче минутларында ук йога. Шулай ук, авыру кәҗә һәм сыер сөтен кулланганда да йогарга мөмкин.
Авыру билгеләре
Инкубация чоры тәмамлангач (гадәттә, ул талпан кадалганнан соң уртача 7-14 көн дәвам итә), авыру 2 фазада уза.
Беренче этапта температура күтәрелә, ул уртача 3 көн тора. Кеше арыганлык тоя, башы, мускул һәм буыннары авырта, күңел болгана, аппетит югала. Бу вакытта вирус канда әйләнә. Аннары симптомсыз чор башлана – ул 3 атнага кадәр дәвам итә, бу вакытта чир үзен берничек тә күрсәтми.
Шуннан соң, әгәр кеше савыкмаса, авыру икенче фазага күчә. Менингит һәм менингоэнцефалит билгеләре барлыкка килә. Аларга югары температура, баш авырту, күңел болгану, косу, аң бозылу, көзән җыеру керә. Талпан энцефалиты белән авыручыларның якынча 20 процентында неврологик тайпылышлар күзәтелә. Талпан энцефалиты белән авыручы хәтта үләргә мөмкин.
Лайм авыруы, яки талпан боррелиозы, үзен башкача күрсәтә. Талпан кадалганнан соң 7-14 көн үткәч, аның урынында урта өлеше ачыграк булган кызыл тап хасыйл була. Ул зураерга мөмкин, ләкин, гадәттә, берничә атна эчендә юкка чыга. Табиблар моны, тиренең күчеп йөрүче эритема белән зарарлануы, дип атый. Эритема 10 очрактан 4-7сендә барлыкка килә. Күчеп йөрүче эритема табылганда кичекмәстән антибиотиклар белән дәвалау курсын башларга кирәк.
Авыру бу стадиядә туктап калырга мөмкин, әмма иммунитет зәгыйфьрәк булган очракта инфекция нерв системасына, тирегә, буыннарга, йөрәккә зыян китерәчәк. Лайм авыруыннан вакцина юк. Бердәнбер профилактика – талпаннардан саклану.
Талпан кадалса, нишләргә?
Кадалган талпанны чыгару өчен, якындагы травмпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр бу мөмкин булмаса, аны сак кына итеп үзегез тартып алыгыз. Аны сытарга ярамый, чөнки ярага эчке матдәләре эләгәчәк һәм инфекция йоктыру куркынычы артачак. Талпанны чыгарганнан соң кадалган урынны дезинфекцияләгез.
Тәнгә кадалган талпанны чыгарганнан соң пыяла савытка салырга һәм тикшерү өчен Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә илтергә кирәк. Талпанны үзәккә һәм аның филиаллары лабораториясенә мөмкин кадәр иртәрәк тапшыру хәерле. Дәвалау талпанны тикшерү нәтиҗәләренә бәйле. Лабораторияләрнең адресын һәм эш графигын sesufa.ru. сайтыннан белергә мөмкин.
Талпанны тәүлек дәвамында тикшерәләр. Әгәр дә аның йогышлы булуы ачыкланса, тикшеренү һәм антибиотиклар билгеләү өчен инфекционистка мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Хайваннарга да хәвефлеме?
Йорт хайваннарындагы талпан инфекцияләре арасында аеруча этләр пироплазмозы билгеле. Кешегә бу авыру йокмый. Хәтта йогышлы эт сәламәт эт белән сугышса да, инфекция йокмаячак. Авыруны талпан гына тарата.
Талпан инфекцияләренең күпчелеге республикада очрамый, нигездә, бу – Русиянең көньяк төбәкләре проблемасы. Шуңа карамастан, башкортстанлылар үз йорт хайваннарына игътибарлы булырга тиеш.
Ветеринарлар фикеренчә, йорт хайваннарын яклауның иң яхшы ысулы – аларга махсус дарулар бирү. Бүген даруханә киштәләрендә яхшы препаратлар, шул исәптән импортны алмаштырганнары да очрый. 1 таблетка 3 айга кадәр саклый ала. Препарат талпанны хайванга кадалгач та үтерә, һәм ул вирус йоктырырга өлгерми.
Табиб әйтүенчә, кадалганнан соң симптомнар 3 көннән 3 атнага кадәр дәвам итә ала. Әгәр хайван кәефсезләнсә, аның бәвеле каралып, косу һәм эч китү барлыкка килсә, хуҗаларга ашыгыч рәвештә ветеринария клиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Квалификацияле ярдәмнән башка хайван һәлак булачак.