+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 апрель , 06:32

Башкортстанга җылы һава торышы кайчан киләчәк?

Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Башкортстанга җылы һава торышы кайчан киләчәк?Башкортстанга җылы һава торышы кайчан киләчәк?
Башкортстанга җылы һава торышы кайчан киләчәк?
Федераль метеосайтлар мәгълүматлары буенча, киләсе атнада, 27 апрельдән 3 майга кадәр, Башкортстанда чагыштырмача җылы һава торышы фаразлана. Көндез республиканың үзәк районнарында +11, +19 һәм төнлә +4, +7 градус булачак. Кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал.

Безнең төбәккә җылырак һава майның беренче ункөнлегенең икенче яртысында киләчәк. 4 майдан 10 майга кадәр көндез +21, +25 градуска кадәр җылы булачак. Шул ук вакытта яңгырлар булу ихтималы артачак, явым-төшемнең тәүлеклек интенсивлыгы 0,9дан 10,7 миллиметрга кадәр фаразлана.

Алдагы ике атнада җил уртача тизлектә исәчәк, аерым көннәрдә максималь тизлек секундына 11метрга кадәр җитәчәк.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас