+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 Апреля , 14:00

Яшьләр өчен мөмкинлекләр күп булырга тиеш!

26-28 апрельдә «Патриот» республика паркында «Росмолодежь.Грантлар" округ форумы үтте.

Яшьләр өчен мөмкинлекләр күп булырга тиеш!Яшьләр өчен мөмкинлекләр күп булырга тиеш!
Яшьләр өчен мөмкинлекләр күп булырга тиеш!

Анда Идел буе федераль округы төбәкләре вәкилләре генә түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Саха-Якутия, Коми республикалары, Тверь өлкәсе экспертлары да катнашты. Форумга барлыгы 170тән артык эксперт, амбассадор һәм төбәк координаторлары җыелды.

Катнашучылар өчен оештыру сессиясен федераль спикерлар — Алина Козлова, Наталья Меринова һәм Артем Затолокин уздырдылар.

"Росмолодежь.Грантлар" бергәлекләр белән эшләү бүлеге башлыгы Алина Козлова билгеләп үтүенчә, Башкортстанда бергәлек бик тату һәм дус. Аның сүзләренә караганда, ул төрле торак пунктлардан һәм муниципалитетлардан килгән балаларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә.

Сессия барышында экспертлар 2026 елда яшьләр өчен грант конкурсы уздырудагы яңалыкларны тикшерде.

Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров республиканың бөтен округтан килгән кунакларны каршы алуына шат булуын әйтте. Ул ассызыклаганча, төбәк яшьләре һәм эксперт бергәлеге илнең грантлар системасында көчле позициядә тора. Традиция буенча Башкортстан грант алучылар саны һәм яшьләр җәлеп иткән акча суммасы буенча лидерлар рәтенә керә. Вито Сабиров шулай ук 2026 елда республикадан федераль советка рекордлы санда экспертлар керүен әйтте — 38 кеше.

Белем бирү программасыннан тыш, форумда катнашучылар өчен мәдәни-ял итү чаралары һәм Башкортстан тарихы белән танышуга багышланган тематик квиз каралган иде.

Форумны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм республиканың Яшьләр сәясәте министрлыгы оештырды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас