+12 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 Апреля , 06:11

Әбунәчебезгә төп бүләк тапшырылды!

Дуслар, 2026 елның икенче яртысына республика һәм район басмаларына язылу дәвам итә.

Әбунәчебезгә төп бүләк тапшырылды!Әбунәчебезгә төп бүләк тапшырылды!
Әбунәчебезгә төп бүләк тапшырылды!

Бары тик дөрес булган, тикшерелгән район, республика, ил һәм дөнья яңалыклары, төрле кешеләр, кызыклы язмышлар — болар барысы да безнең аерылмас дусларыбыз өчен языла. Шул ук вакытта, район һәм республика басмаларына язылып, сез кыйммәтле бүләкләр дә ота аласыз.
Нуриман районының Сарва авлында яшәүче Дәүләтбай Әлибаев - шундый язылучыларыбызның берсе. Узган елның ахырында ул, “Тулпар” республика яшьләр журналы һәм “Красный ключ. НурИман” район гәзитенә язылып, призлар оту конкурсында катнашты.
— Призларны уйнату БСТ телеканалының “Сәләм” тапшыруында булган. Ә мин әлеге басмаларга язылгач, квитанцияләрне җибәрдем дә, моның турында оныттым. Ул көнне иртән телевизорны да ачмаган идем. Бервакыт минем кар чистарткыч машина отуымны хәбәр итеп шалтыраттылар. Дөресен әйтәм, шатлыгымның чиге булмады! Тәүдә шаяралар икән, дип торам. Аннары Уфада яшәүче кызым сайтларыннан кереп карагач, бу хәбәрнең дөрес булуын әйтте.
Гомер буе гәзит-журналлар алдырдым. Тормыш иптәшем авылда хат ташучы булып эшли. Шулай булгач, миңа бу өлкә бик якын.
Авылда яшәгәч, әлеге машина бик кирәк иде. Мондый призлар уйнатканыгыз өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә яраткан басмаларым белән булачакмын, — дип шатлыгы белән уртаклашты Дәүләтбай Әхәт улы.
Көтелмәгән сөенеч икеләтә зуррак булып күренә бит ул! Дәүләтбай абыйга киләчәктә дә мондый шатлыклар ешрак килсен. Ә без, үз чиратыбызда, икенче яртыеллыкка гәзит-журналларга язылу дәвам итүен хәбәр итәбез. 

Исегезгә төшерәбез, сез дә шулай ук төрле призларга ия була аласыз.  Җәйге язылу кампаниясендә мотоблок, суыткыч, телевизор, робот-пылесос һәм ноутбук уйнатачакбыз. Сезгә бары тик  исемлектәге 2 басмага язылырга һәм 20 июльгә кадәр Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы , 13 йорт адресы буенча матбугат йортына "Языл һәм җиңеп чык" тамгасы белән квитанция җибәрергә кирәк.

2026 елның икенче яртыеллыгына басмаларга язылу өчен (конкурс басмалары исемлеге белән танышу өчен) rbsmi.ru  сайтына  керегез:  https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/1147/, шулай ук һәр почта бүлекчәсендә һәм редакциядә дә язылырга мөмкин.

Бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас