+12 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 Апреля , 05:50

“Камил юмор” осталары тәбрикләнде

“Кызыл таң” гәзите редакциясендә басмабыз редколлегиясе тарафыннан узган елның көзендә игълан ителгән Камил Фазлый исемендәге “Камил юмор” әдәби иҗат конкурсының беренче җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

“Камил юмор” осталары тәбрикләнде“Камил юмор” осталары тәбрикләнде
“Камил юмор” осталары тәбрикләнде

—Әлеге проект узган елның җәендә бакыйлыкка күчкән даими авторыбыз, сатира-юмор остасы Камил Фазлыйның якты истәлеген мәңгеләштерү һәм республикада сатира-юмор жанрын үстерү, аны яңа баскычка күтәрү максатында булдырылды. Һәм, конкурсның тәүге нәтиҗәләреннән күренүенчә, ул шактый уңышлы булып чыкты дияргә кирәк. “Камил юмор” иҗат мәйданы күп кенә яңа авторларны җәлеп итү белән бергә, моңа кадәр башка жанрларда язучыларны да сатира-юмор өлкәсенә алынырга этәрде. Моның нәтиҗәсе күз алдында — “Камил юмор” осталары бүген зур көч булып бүләкләү тантанасына җыелды. Барыгызны да ихлас тәбриклибез һәм яңадан-яңа камил юмор әсәрләре көтеп калабыз, — диде бүләкләнүчеләрне тәбрикләп, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов.

Тантанага килүчеләрдән Рәзиф Зөбәеров — “Сатирик-юмористик шигырь”, Таһир Вилданов, Тәслия Әхмәтова һәм Фәйрүзә Саяпова — “Сатирик-юмористик хикәя”, Аида Хәйртдинова, Илдус Тимерханов һәм Фуат Мусин “Кызык-мәзәк” номинацияләрендә “Кызыл таң” гәзитенең “Камил юмор” әдәби иҗат бәйгесе җиңүчесе дипломы һәм Камил Фазлыйның китаплары белән бүләкләнде. Үз чиратында аларның һәркайсы сатирик шагыйрь турында җылы истәлекләре, аның бай иҗатына карата фикерләре белән дә уртаклашты.

Югары уку йортында бер чорда белем алган язучы Илдус Тимерханов Камил Фазлыйны “сатира-юмор өлкәсендә классик әдип” дип атаса, шагыйрь Рәзиф Зөбәеров аның эчкерсез, гади иҗатчыларга карата һәрвакыт игелекле мөнәсәбәттә булуын кат-кат телгә алды. Таһир Вилданов, Тәслия Әхмәтова, Фуат Мусин һәм башкалар исә республикада сатира-юмор жанрын үстерүгә зур этәргеч бирүче әлеге иҗат мәйданын булдырган “Кызыл таң” редакциясе коллективына рәхмәт белдереп, конкурсның мөһим әһәмиятен ассызыклады. Үз чиратында шагыйрьнең улы, “Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре Илдар Фазлетдинов “Камил юмор” конкурсына кушылган барлык авторларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, алар һәм яңа юмор осталары көче белән әдәби иҗат бәйгесенең киңлеккә дә, тирәнлеккә дә үсәчәгенә зур өметләр баглап калуын белдерде.

Алар арасыннан иң-иңнәре исә 2027 елның 1 апрелендә, шушы вакыт аралыгында “Камил юмор” сәхифәсендә басылган сатирик-юмористик язмалардан чыгып сайлап алачакбыз. Иҗатчыларыбызга уңышлар юлдаш булсын!

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас