+3 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 Апреля , 06:48

Мәгариф өлкәсендә Русия-Кыргызстан хезмәттәшлеге ныгыячак

Кичә Уфада М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты мәйданчыгында Русия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Кыргызстан мәгариф министры Догдуркул Кендербаева уртак мәктәпләр төзү мәсьәләсе буенча ике яклы киңәшмә үткәрделәр. Фикер алышуда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Мәгариф өлкәсендә Русия-Кыргызстан хезмәттәшлеге ныгыячакМәгариф өлкәсендә Русия-Кыргызстан хезмәттәшлеге ныгыячак
Мәгариф өлкәсендә Русия-Кыргызстан хезмәттәшлеге ныгыячак

Исегезгә төшерәбез: 2023 елда Русия Федерациясе Хөкүмәте һәм Кыргызстан Республикасы Министрлар кабинеты Кыргызстанда урыс телендә белем бирүче тугыз уртак гомуми белем бирү оешмасы төзү турындагы килешүгә кул куйганнар иде. Бу мәктәпләр өчен педагогик состав, уку планнары һәм методик әсбаплар әзерләүне дәүләт заказы буенча БДПУ тәэмин итә.

Киңәшмәне ачып, Сергей Кравцов Башкортстан һәм БДПУ җитәкчелегенә халыкара проектларны гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук беренче өч уртак мәктәпнең 2027 елның 1 сентябренә ачарга планлаштырылуын ассызыклады.

– Хәзер Уфага кыргыз мәктәпләре директорлары килде, алар республиканың мәгариф өлкәсендәге бай тәҗрибәсен өйрәнә, – диде Русия мәгариф министры. - Русия делегациясен Кыргызстанга җавап визиты белән җибәрергә тәкъдим итәм. Мондый хезмәттәшлек ике илнең дә педагогларына файда гына китерәчәк.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Кыргызстан Республикасы ышанычлы рәвештә Башкортстанның төп партнерлары унлыгына керә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас