+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 Апреля , 07:28

Мәгариф практикумында катнашучылар белән очрашу үтте

Кичә Уфада Русия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, Кыргызстан Республикасы мәгариф министры Догдуркул Кендербаева һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм Кыргызстан мәгариф системасы хезмәткәрләре практикумында катнашучылар белән очраштылар.

Мәгариф практикумында катнашучылар белән очрашу үттеМәгариф практикумында катнашучылар белән очрашу үтте
Мәгариф практикумында катнашучылар белән очрашу үтте

Чара М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты мәйданчыгында ике дәүләт төбәгеннән хакимият органнары вәкилләрен, мәгариф системасы экспертларын һәм уку йортлары җитәкчеләрен җыйды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Кыргызстан мәктәпләрендә Русия тәҗрибәсен тиражлау проекты 2021 елдан Русия Мәгариф министрлыгы башлангычы белән гамәлгә ашырыла. БДПУда педагоглар әзерләү программалары буенча Кыргызстан Республикасының 200 гражданы белем ала.

Мәгариф системасы хезмәткәрләренең практикумы иң яхшы педагогик практикалар белән алмашуга юнәлтелгән. Башкортстанга өч көнлек визит кысаларында чит ил педагоглары һәм экспертлары, шулай ук Русия төбәкләре вәкилләре республиканың мәгариф системасын җентекләп өйрәнделәр, алдынгы уку һәм фәнни-тикшеренү оешмаларында, шул исәптән югары уку йортларында, колледжларда, шулай ук Евразия фәнни-мәгариф үзәге мәйданчыкларында булдылар.

Очрашуда Русия мәгариф министры Кыргызстан белән мәгариф өлкәсендәге уртак эшнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
– Педагогик кадрлар әзерләү, дәреслекләр һәм башка материаллар төзү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча уңай динамиканы саклавыбыз бик мөһим, - диде Сергей Кравцов. - Шунысы куанычлы: бүген без Башкортстанның алдынгы мәгариф системасы белән таныша алдык. Киләчәктә чит ил партнерлары белән бергә Русия делегациясенең Кыргызстанга визитын оештыра алырбыз дип өметләнәбез.

Кыргызстан Республикасы мәгариф министры Русия ягына һәм Башкортстан җитәкчелегенә нәтиҗәле практикум оештырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм җавап визитында ярдәм итәргә әзер булуын раслады.
- Без төбәкнең мәгариф өлкәсе үсешенә сокланабыз. Шул ук вакытта без үзара уртаклыкның күп булуын күрдек. Иң мөһиме - үсеп килүче лаеклы буын тәрбияләргә омтылу, - дип ассызыклады Догдуркул Кендербаева. – Һичшиксез, без мондый хезмәттәшлекне дәвам итәргә телибез һәм Русиядә коллегаларыбызны үз җиребездә шатланып кабул итәчәкбез.

Башкортстан Башлыгы Кыргызстан белән күп юнәлешләр буенча багланышлар үсешенең яхшы динамикасын билгеләп үтте һәм кунакларга визит вакытында алган тәҗрибәләрен уңышлы таратуларын теләде.

- Безне Кыргызстан Республикасы белән бик күп нәрсәләр бәйли. Без икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне актив үстерәбез, - диде Радий Хәбиров. - Әлбәттә, бүгенге дөньяда үзгәрешләр локомотивы булып педагоглар чыгыш ясарга тиеш. Нәкъ менә алар җәмгыятьтә әхлакый климат формалаштыра, безнең буынга лаеклы алмаш әзерли. Үз миссиягезгә шундый җаваплы каравыгыз өчен бик зур рәхмәт!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас