+3 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 Апреля , 06:11

мРНК-технологияләр үсештә

Вузара кампус резиденты булып торучы БДМУ мәйданчыгында БДМУ, Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге һәм Уфа Фән һәм технологияләр университеты арасында хезмәттәшлек турында дүрт яклы килешүгә имза куелды.

мРНК-технологияләр үсештәмРНК-технологияләр үсештә
мРНК-технологияләр үсештә

Документ, төбәктә мРНК-технологияләрне үстерүгә басым ясап, мәгариф һәм фәнни-тикшеренү өлкәләрендә партнерлык мөнәсәбәтләре системасын булдыруга юнәлтелгән.

Документка БДМУ ректоры, академик Валентин Павлов, сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, Тикшеренү үзәге җитәкчесе, биология фәннәре докторы Василий Мартыненко һәм УФһТУ ректоры, химия фәннәре докторы Вадим Захаров кул куйдылар.

– Күптән түгел безнең БДМУ Хөкүмәт карары белән мРНК-вакциналар технологияләрен үстерү буенча алдынгы консорциумга кертелде. Бу кадрлар әзерләүдә, клиник базадан аерылмый торган инфраструктураны үстерүдә университет үсешенең казанышларын тану булып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: эш дисциплинарара һәм ведомствоара тыгыз элемтәдә, биоинформатиклар, математиклар, генетиклар белән коллаборациядә, Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә алып барылачак, – дип ассызыклады Валентин Павлов.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас