+3 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 Апреля , 04:20

Ратмир Мәүлиев өенә кайткан

Суд Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка чик кую чарасын үзгәртте.

Ратмир Мәүлиев өенә кайтканРатмир Мәүлиев өенә кайткан
Ратмир Мәүлиев өенә кайткан
Ул хәзер өй арестында. Яңа чара 28 июньгә кадәр гамәлдә. Аңа торактан китү һәм Интернеттан файдалану тыела.

Судның элекке карарын йомшарту өчен нигез булып гаепләнүченең шәхесе һәм аның кечкенә балалары булуы турындагы мәгълүматлар тора. Апелляция инстанциясе суды тагын да катгыйрак чара таләп ителми, һәм тикшерү максатларына өй аресты белән ирешергә мөмкин, дип санады.

Ратмир Мәүлиев Президентка һәм шәһәр халкына рәхмәт белдерде.

"Аллаһы Тәгаләгә дога кыласым һәм Президентка илдә үз-үзеңне яклау мөмкинлеге булган өчен рәхмәт белдерәсем килә , - дип билгеләде сити-менеджер. - Барыннан да бигрәк, монда килгәч, мин бөтенләй белмәгән кешеләрдән дә конфетлар, кофе, изге теләкләр белән пакетлар алдым. Бу - күңелне иң нечкәрткән нәрсә. Ант итеп әйтәм, менә бу ярдәмне берни белән дә чагыштырып булмый. Ул булганда, калганы мөһим түгел".

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, әлегә шәһәр тормышы турындагы яңалыкларны күзәтә алырмы-юкмы икәнен белми.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас