+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 Апреля , 06:55

Туризм - Башкортстан үсешенең яңа ноктасы

Башкортстан соңгы елларда икътисади, эшкуарлык һәм туристик потенциалы буенча илнең иң динамик үсешүче төбәкләренең берсенә әверелде. Бу юнәлештә алып барылган системалы эш федераль дәрәҗәдә дә югары бәя ала. Туризмның үсеше, үз чиратында, төбәк икътисадына, инфраструктурасына һәм халыкның тормыш сыйфатына турыдан-туры уңай тәэсир итә.

Туризм - Башкортстан үсешенең яңа ноктасыТуризм - Башкортстан үсешенең яңа ноктасы
Туризм - Башкортстан үсешенең яңа ноктасы

Шушы көннәрдә Башкортстанда Русия Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү буенча комитеты рәисе Сангаджи Тарбаев һәм Дәүләт думасының Кече һәм урта эшкуарлык буенча комитеты рәисе Александр Демин җитәкчелегендә Дәүләт думасы вәкилләре делегациясе булды. Алар республика җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашты, шулай ук Нуриман районында һәм Уфада узган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының туристик инфраструктура формалаштырудагы роле» форумында катнашты.

Форум барышында төп игътибар туризм өлкәсен үстерүдә эшкуарлыкның роленә юнәлтелде. Бүген туризм икътисадның мөһим тармакларыннан берсенә әверелә, ә аның нәтиҗәлелеге инфраструктурага һәм бизнес активлыгына турыдан-туры бәйле.

Сангаджи Тарбаев билгеләп үткәнчә, Башкортстанның туристик мөмкинлекләре әле тулысынча ачылып бетмәгән:
— Республика туристик потенциал ягыннан бәяләнеп бетмәгән. Кайбер төбәкләр бер генә юнәлешкә таяна, ә Башкортстан төрле форматтагы ял мөмкинлекләре тәкъдим итә ала. Шуңа күрә үсеш өчен мөмкинлекләр зур, — диде ул.
Аның фикеренчә, бүген ике төп юнәлеш аеруча әһәмиятле: эчке туризмны үстерү һәм чит ил туристларын җәлеп итү. Бу, үз чиратында, кече һәм урта эшкуарлык өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Башкортстанда эшкуарлык үсеше тотрыклы уңай динамика күрсәтә. Агымдагы елның апреленә республикада 154 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. Бу күрсәткеч буенча төбәк Идел буе федераль округында - икенче, ә Русиядә тугызынчы урында тора. Еллык үсеш 6 процент тәшкил итә.

Әлеге секторда мәшгульләр саны да арта. Бүген республикада 657 меңнән артык кеше кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшли. Бу — икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итүче мөһим фактор.

Икътисад фәннәре кандидаты, Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалы кафедрасы доценты Рөстәм Камалов бу процессларның системалы характерын ассызыклады:
— Башкортстанда бизнеска ярдәм итүнең тотрыклы системасы формалашкан. "Эшкуарлык сәгатьләре", инвестиция проектлары, бизнес-шерифлар институты — болар барысы да шул максатка юнәлтелгән. Дәүләт, җәмәгать оешмалары, ярдәм фондлары бергәләп эшли. Шуның нәтиҗәсендә республика профиль рейтингларда югары урыннарны били, — диде ул.

Форум кысаларында автотуризм инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре дә күтәрелде. Белгечләр фикеренчә, табигый ресурслар күп булуга карамастан, кайбер юнәлешләрдә инфраструктура әле җитәрлек дәрәҗәдә үсешмәгән. Аеруча популяр булган сплав туризмы мисалында бу ачык күренә. Ел саен меңләгән турист республика елгалары буенча сәяхәт итә, әмма сервис сыйфаты әле үстерүне таләп итә.

— Сплав — эшкуарлар өчен үсеш ноктасы. Бу юнәлеш федераль дәрәҗәдә киң таралмаган, әмма нәкъ менә шунда кече һәм урта бизнес үзен күрсәтә ала, — дип ассызыклады Сангаджи Тарбаев.

Башкортстанның төп өстенлекләренең берсе — аның табигый һәм туристик байлыгы. Республикада 700дән артык туристик маршрут эшләнгән. Алар арасында этнотуризм, гастрономик сәяхәтләр, тау маршрутлары, спелео- һәм экологик турлар бар.

Санатор-курорт ялы өлкәсендә дә Башкортстан алдынгы позицияләрне били: республика бу җәһәттән тәэмин ителеш буенча Идел буе федераль округында - беренче, Русиядә бишенче урында. Башкортстанны дөнья туристик картасында аерым урынга чыгаручы әһәмиятле фактор — халыкара дәрәҗәдә танылган геопарклар булуы.

Туризм үсеше инфраструктура белән турыдан-туры бәйле. Соңгы елларда республикада юл буе сервисы, транспорт челтәре һәм шәһәр мохите сизелерлек яхшырды. Рөстәм Камалов бу үзгәрешләрнең тормыш сыйфатына йогынтысын билгеләп үтте.
— Төбәктә тормыш сыйфатының үсеше — системалы эш нәтиҗәсе. Юллар яңартыла, юл буе сервисы үсә, ял итү өчен уңай шартлар булдырыла. Бу республика имиджын күтәрә һәм туристлар өчен дә, биредә яшәүчеләр өчен дә уңай мохит формалаштыра, — диде ул.

Форум барышында яңгыраган фикерләргә тянып, Башкортстанда туризм һәм эшкуарлык, бер-берсен тулыландырып, икътисад үсешенең төп драйверларына әверелүе турында әйтергә була. Туристик потенциал, табигый байлыклар, үсешкән эшкуарлык мохите һәм дәүләт тарафыннан күрсәтелгән системалы ярдәм — болар барысы да республикага Русия күләмендә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә дә көчле позицияләр яуларга мөмкинлек бирә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас