

Форум "Русия халыклары бердәмлеге елы"на һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган. Аның максаты - Гомумрусия тарихи мәдәниятен формалаштыру, Икенче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышлары тарихын фальсификацияләүгә каршы тору.
Форум эшендә Башкортстан Республикасы югары уку йортлары студентлары һәм мәгариф оешмалары укучылары, дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый, хәрби-патриотик һәм яшьләр оешмалары, фәнни җәмәгатьчелек, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашачак.
Форум программасына Бөек Ватан сугышына һәм махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмә проектлары, белем бирү оешмалары укучылары арасында «Без срока давности» Бөтенрусия конкурсының республика этабын үткәрү, Русиянең төрле төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан видеосәламләүләр белән пленар утырыш, катнашучыларның тарихи хәтерне саклау, тарихны фальсификацияләүгә каршы тору һәм яшьләр арасында неонацизм һәм башка деструктив идеяләрне тарату омтылышлары темалары буенча докладлары белән чыгышлар кертелгән.
Фото: resbash.ru