

Р. Зорге урамында урнашкан телеманара медиафасадында язгы пейзажлар, ак күгәрченнәр, шарлар, матур бизәкләр, динамик агымнар һәм котлаулар күренәчәк.
Яктырту урындагы вакыт белән 22.00 сәгатьтән 00.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Яктылык тамашалары Мәскәү, Благовещенск, Братск, Брянск, Воронеж, Грозный, Казан, Кострома, Магас, Майкоп, Мурманск, Назрань, Нальчик, Омск, Ырынбур, Пенза, Дондагы Ростов, Самара, Санкт-Петербург, Саратов, Симферополь, Сочи, Тамбов, Тверь, Улан-Удэ, Чиләбе, Черкесск, Якутск, Ярославль һәм башка шәһәрләрдә дә башкарыла.
Фото: "Башинформ".