Авыргазы районының Толбазы авылында яшәүче 24 яшьлек егет “Лада Приора”да ялган документ белән йөргән, ул аны ДАИда
имтихан тапшыра алмаганнан соң, 90 мең сумга сатып алган. Бу 2025 елның җәендә булган, ә ярты елдан соң, гыйнварда, аны автоинспекторлар туктаткан һәм ялган документны ачыклаган. Егет җинаять эше фигурантына әверелгән, тиздән суд үз карарын чыгарачак, дип хәбәр иттеләр Башкортстан прокуратурасында. Гомумән алганда, соңгы вакытта ДАИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрдә ялган документларны ешрак ачыклый башлады.
Кушнаренко авылында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре исерек хәлдә булган 34 яшьлек кеше идарә иткән “Лада Гранта”ны туктаткан. Ир энергетик эчемлек алырга барганын әйткән.
Документларны тикшерү хәтта тәҗрибәле инспекторларны да гаҗәпләндергән: әлеге машинаны йөртү хокукы башка кешегә бирелгән, ә тоткарланган водитель үзе беркайчан да рәсми таныклык алмаган, “права”ны ул социаль челтәрләр аша 110 мең сумга сатып алган.
Ялган документ кулланган өчен хокук бозучыга карата җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә, дип хәбәр иттеләр төбәк Дәүләт автоинспекциясендә.
Хокук бозучының автомобиле махсус стоянкага урнаштырылган.
Салаватта суд приставлары хезмәте конфискацияләнгән “Lada Granta”, “Toyota RAV4” һәм “Hyundai Creta” автомобильләрен СВО ихтыяҗларына җибәргән. Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә аңлатуларынча, машиналар руль артына кабат исерек хәлдә утырган водительләрнеке. Җинаять эшләре кысаларында суд әлеге хокук бозучыларның автомобильләрен тартып алырга карар чыгарган. Кагыйдә буларак, машиналар казна кеременә сатыла, ләкин бу юлы аларны Оборона министрлыгына тапшырырга карар кылынган. Барлык кирәкле документларны рәсмиләштергәннән соң хәрби хезмәткәрләр автомобильләрне хәрби частька озатачак.
Резида ВӘЛИТОВА.