+3 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 Мая , 18:01

Мәскәү тамашачысы "Нур"ны берничә минут аягүрә алкышлады!

Уфа "Нур" татар дәүләт театры Мәскәүдә триумфаль чыгыш ясады.

Мәскәү тамашачысы "Нур"ны берничә минут аягүрә алкышлады!Мәскәү тамашачысы "Нур"ны берничә минут аягүрә алкышлады!
Мәскәү тамашачысы "Нур"ны берничә минут аягүрә алкышлады!

Кичә Евгений Вахтанговның «Алтын битлек» XXXII Русия театр премиясе номинанты булган, "Нур" театры сәхнәләштергән «Тау» спектакле зур уңыш белән узды. Уфа «Нур» татар дәүләт театры башкала тамашачысына мәхәббәт, тугрылык һәм хәтер турында көчле драма әсәрен тәкъдим итте.

Мәскәү тамашачылары билетларны күптән сатып алып бетергән иде. Кичәнең үзенчәлекле атмосферасын күпсанлы Мәскәү татар җәмәгатьчелеге тудырды. Якташларына теләктәшлек күрсәтергә килгән тамашачылар спектакльне чын кызыксыну һәм җылылык белән каршы алды. Куелышның финалы хисләр давылын уятты — зал берничә минут аягүрә кул чапты.

Кичәнең әһәмиятле вакыйгасы булып рәсми вәкилләрнең катнашуы булды. «Нур» театры коллективына әхлакый ярдәм күрсәтергә Башкортстан Республикасының Русия Президенты каршындагы Даими вәкиллеге һәм Татарстан Республикасының Русиядәге Даими вәкиллеге хезмәткәрләре килде. Аларның катнашуы вакыйганың югары статусын һәм ике төбәк мәдәниятләренең бердәмлеген ассызыклады, чөнки спектакль Башкортстанда туган Илдар Юзеев әсәре мотивлары буенча Казаннан яшь һәм талантлы режиссер Айдар Җаббаров һәм Уфа театры труппасы көче белән иҗат ителгән.

"Тау" инде тамашачыга үзенең йогынты көчен исбатлады. Хәзер «Нур» театры һәм бөтен иҗат командасы дулкынлану һәм өмет белән «Алтын битлек» премиясе жюрие карарын көтә. Исегезгә төшерәбез, XXXII премия лауреатларын бүләкләү тантанасы июньдә Омскида узачак. Без җиңүгә өметләнәбез һәм спектакльнең югары профессиональлеге экспертлар тарафыннан лаеклы бәяләнер, дип ышанабыз.

Якташларыбызны, милләттәшләребезне шундый уңышлы чыгыш белән без дә чын күңелдән котлыйбыз!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас