Узган ел республика утыртылган агачлар саны һәм катнашучылар саны буенча илнең иң яхшы төбәкләре бишлегенә кергән иде. «Хәтер бакчасы»ның алты сезоны нәтиҗәләре буенча Башкортстанда 8,5 миллион төп агач утыртылган. Бу чарада Туймазы районы да актив катнаша.
Быел агачлар урманчылыкның бишенче кишәрлегендә Туймазы урман хуҗалыгының тәҗрибәле белгечләре җитәкчелегендә утыртылды. Туймазы, Шаран, Бүздәк районнарыннан берничә дистә волонтер ике гектарда 8 мең төп чыршы үсентесе утыртты. "Хәтер бакчасы" акциясе Бакалы, Чакмагыш, Шаран, Бүздәк һәм Туймазы районнары территориясендә дәвам итәчәк.
Барысы ярты миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла.
Әлеге акцияне даими оештыручыларның берсе - Туймазы егете, Иске Туймазы мәктәбенең элекке директоры Роберт Хәйдәров. Хәзер ул Октябрьский шәһәрендә мәгариф бүлеге начальнигы булып эшли.
– 4 ел рәттән 65-70 укучыны агач утыртырга җибәрдем, - дип сөйли Роберт Мөнәвис улы. - Балалар Карат-Тамак, Куш-Бүләк, Кызыл Бүләк, Московка, Горный авыллары янына нарат утыртты. Мин үзем дә улым Әмир белән бик рәхәтләнеп күп агач утырттым. Бу утыртуны мин фронтовик бабам Миңневәлигә һәм тыл хезмәтчәне Гөлниса әбигә багышладым. Бабай Көнбатыш фронтта сугышкан, Литваны, Латвияне азат иткән, авыр яраланган һәм әсирлеккә төшкән. Аны Кызыл Армия азат итә. Әбием колхозда эшләгән.
Иске Туймазы мәктәбе музеенда фронтовикларга багышланган тулы бер экспозиция тупланган. Иске Туймазының 310 кешесе фронтка китә, ә 157се генә кайта. Авылның "Хәтер китабы"нда сугыш кырларында калган солдатларның уннарча фамилияләре язылган. Бүген фронтовиклардан берәү дә исән калмаган. Әмма тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, сугыш балалары исән. Алар волонтер мәктәп укучылары һәм авылның Ветераннар советы карамагында.