

Фаҗига Башкортстанның Дүртөйле районында 3 май кичендә булган. Анда һәлак булучы белән юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Кичке сәгать унынчыда Р-240 автоюлының 90нчы километрында (М-12 «Восток»ка керү юлы) руль артында 20 яшьлек водитель булган «Мазда-3» автомобиле узып киткәндә каршы килүче «Ивеко» йөк машинасы белән бәрелешкән. Шуннан соң "Мазда" тагын "МАЗ" йөк автомобиленең иярчен ярымприцепы белән бәрелешкән.
Бәрелүләр шулкадәр көчле булган ки, автомобиль металл өеменә әверелгән. Авария нәтиҗәсендә «Мазда»ның яшь водителе тормыш белән ярашмаслык җәрәхәтләр ала һәм ашыгыч ярдәм килгәнче юл-транспорт һәлакәте урынында үлә.
Авариянең сәбәпләре билгеләнә.
Фото: ЮХХДИ