Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршында оештырылган "Сәләт" татар музыкаль-шигырь театры (җитәкчесе - М. С. Шәрипов) чираттагы уңышка иреште.
Бүген башкаланың Конгресс-холл бинасында оештырылган тантаналы җыелышта татар студентларының театр коллективына ("Җәлил авазы" спектакле өчен) республика "Студент язы-2026" фестивале лауреаты дипломы тапшырылды.
Республикабыздагы төрле фестивальләрдә лауреат исемен даими яулап торучы бу театр труппасына уңышлар теләп калабыз. "Сәләт" театры - Башкортстандагы бердәнбер татар яшьләре театры. "Сәләт" театры кабызган утлар сүнмәсен!