

Сәхнәдә республиканың 18 югары уку йорты һәм колледжыннан 500дән артык үзешчән артист чыгыш ясады. «Студент язы» җиңүчеләрен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров котлады.
- Мин һәрвакыт республика яшьләре фанаты булдым дип әйтәсем килә. Сез, искиткеч яшьләр булудан тыш, бик талантлы да. Мин бөтен нәтиҗәләр артында зур хезмәт торуын беләм. Мин еш кына Хөкүмәт концертларында булам, профессиональ коллективларны күрәм, тик, ихлас әйтәм: сез теләсә кемгә көндәш була аласыз!
«Студент язы»ның инде күп еллык тарихы бар. Без аны тагын да яхшырак һәм киңрәк итәргә тырыштык. Без талантлы яшьләргә үзләрен тормышка ашыра алсын өчен ярдәм итәчәкбез. Сезнең уку еллары - тормышыгыздагы иң бәхетле еллар. Әгәр дә сез үзегезгә ошаган эш белән шөгыльләнәсез икән, бу бик шәп. Миңа җиңүчеләрне игълан итү шатлыгы насыйп булды. Әмма бер генә нәрсәне әйтәм: сез - барыгыз да җиңүчеләр», - диде Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез: фестиваль ел саен төбәк территориясендә Башкортстан Башлыгы күрсәтмәсе буенча «Русия Студент язы» программасы кысаларында үткәрелә. Ул мәктәп укучылары, югары уку йортлары студентлары, урта һөнәри белем бирү студентлары һәм эшләүче яшьләр өчен дүрт проектны үз эченә ала. Агымдагы елда үткәрелгән чараларда 50 меңнән артык кеше катнашты.