+3 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 Мая , 06:11

Башкортстанда төзекләндерү объектлары өчен 391 мең кеше тавыш бирде

21 апрельдән Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 2027 елга иҗтимагый территорияләрне һәм аларны төзекләндерү дизайн-проектларын сайлап алу буенча бөтенрусия онлайн-тавыш бирү башланды.

Башкортстанда төзекләндерү объектлары өчен 391 мең кеше тавыш бирдеБашкортстанда төзекләндерү объектлары өчен 391 мең кеше тавыш бирде
Башкортстанда төзекләндерү объектлары өчен 391 мең кеше тавыш бирде

Башкортстан Санкт-Петербург һәм Свердловск өлкәсе белән беррәттән иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү өчен тавыш бирү буенча лидер төбәкләр өчлегенә керә, дип хәбәр итә Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Бүген Башкортстанда төзекләндерү объектлары өчен 391 мең кеше тавыш биргән. Иң актив 5 муниципалитет исемлегенә Салават, Яңавыл, Дүртөйле, Әбҗәлил һәм Балтач районнары керә. Һәм, киресенчә, иң аз активлык Кыйгы, Мишкә, Куергазы һәм Зилаер районнарында күзәтелә.

Халыкның нинди локацияләрне тәртипкә китерергә кирәклеген үзләре хәл итәргә мөмкинлеге бар. 12 июньгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас