

Бүген, 7 майда, Уфа телеманарасы шәһәр халкын радио көне белән котлаячак. Медиафасадта тематик яктырту – котлаулар һәм бәйрәм символлары: радиодулкыннар белән уралган Җир шары, иярчен, радиоалгыч, колакчыннар, Шухов манарасы сурәтләре пәйда булачак. Яктылык панносында: "7 май — Радио көне белән!"һәм «РТРС -25 ел!» логотибы күренәчәк.
Яктырту урындагы вакыт белән 22.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Оешманың матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, 2018 елда Бөтенрусия дәүләт телерадиокомпаниясе радио челтәрен модернизацияләгәннән соң республикада яшәүче өч миллионнан артык кеше ГМ-диапазонында дәүләт радиопрограммаларын тыңлау мөмкинлеге алды. Челтәр 37 радиотапшыргычны үз эченә ала, шул исәптән «Русия радиосы» — 29, «Маяк» — 4 һәм «Вести FM» — 4. Шулай ук РТРС объектларыннан 15 коммерцияле радиоканал тапшырулар алып барыла.
Чыганак: resbash.ru