+3 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 Май , 16:47

Вузара кампуста федераль семинар узды

Уфада яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча федераль семинар узды, ул илнең әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләрен берләштерде.

Вузара кампуста федераль семинар уздыВузара кампуста федераль семинар узды
Вузара кампуста федераль семинар узды

Чараның төп мәйданчыгы Евразия НОЦ вузара кампусы булды.

Семинарны Русия Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә УДНТУның яшьләр сәясәте идарәсе оештырды. Уфага Мәскәүдән, Казаннан, Екатеринбургтан, Ханты-Мансийскидан, Түбән Вартадан, Калининградтан һәм башка шәһәрләрдән 45 катнашучы килгән иде. Алар арасында проректорлар, профильле бүлек җитәкчеләре һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче экспертлар булды.

Очрашуның төп темасы - яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге өчен җавап бирүче югары уку йортлары командаларының кадрлар потенциалын үстерү. Катнашучылар студентлар башлангычларына ярдәм итү, яшьләр даирәсен үстерү, кадрлар резервын формалаштыру өлкәсендә УДНТУ практикалары, шулай ук кураторлык һәм студентларны озата бару модельләре белән танышты.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән университет ректоры Олег Баулин һәм яшьләр сәясәте буенча проректор Антон Глазков мөрәҗәгать иттеләр. Видеоэлемтә форматында семинар эшенә Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова кушылды.

- Семинарны УДНТУда уздыру югары уку йортында төзелгән кадрлар резервын формалаштыру системасының уңышлы булуын раслый. Биредә укучыларны һәм хезмәткәрләрне яңа идеяләр, проектлар булдыруга җәлеп итүнең күп кенә уңышлы практикалары гамәлгә ашырыла. Былтыр Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Русиянең «Белем» җәмгыяте белән берлектә уздырылган яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча югары уку йортлары командалары конкурсында «Хыялларның иң яшь командасы» махсус номинациясендә УДНТУның җиңүче булуы очраклы түгел, - дип билгеләде спикер.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас