+3 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 Мая , 16:13

Батырлык, намус һәм бердәмлек бәйрәме

Бүген Кушнаренко авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды.

Батырлык, намус һәм бердәмлек бәйрәмеБатырлык, намус һәм бердәмлек бәйрәме
Батырлык, намус һәм бердәмлек бәйрәме

Ватаныбыз азатлыгын яклап сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салганнан соң бер минутлык тынлык игълан ителде.

Район халкы һәм кунаклары хозурына зур концерт, бәйрәм парады, хәрби техника күргәзмәсе тәкъдим ителде, кыр ашханәсе эшләде һәм Бөек Ватан сугышы турында фильм күрсәтелде.

- Бөек Җиңү көне - батырлык, намус һәм халык бердәмлеге бәйрәме. Без Җиңүнең нинди бәягә яуланганын хәтерлибез, ата-бабаларыбызның батырлыгы белән горурланабыз, - диде район хакимияте башлыгы Марат Латыйпов. - Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгы тынычлыкның кадерен белүнең никадәр мөһимлеген гел искә төшереп торсын!

Район башлыгы олуг бәйрәм көнендә хәрби бурычын үтәгәндә батырлык күрсәтеп, махсус хәрби операциядә һәлак булган Рәзил Дашков, Дмитрий Ломатченко, Камил Яһудин һәм Айнур Баяновның туганнарына дәүләт бүләкләрен – «Батырлык ордены»н тапшырды.

Фото: Кушнаренко районы хакимиятеннән

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас