+27 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 Мая , 08:40

Безнең студентлар - алдынгылар исәбендә!

"Сириус"та киберспорт студентлар лигасының дүртенче сезонының финал этабы тәмамланды.

Безнең студентлар - алдынгылар исәбендә!Безнең студентлар - алдынгылар исәбендә!
Безнең студентлар - алдынгылар исәбендә!
Илнең иң көчле студентлар составы Кара диңгез ярына чираттагы тапкыр җиңүче исемен һәм приз фондыннан 1 000 000 сумны алу өчен килде. Уфа студентлар кампусы резиденты командасы өченче тапкыр "Counter-Strike 2" буенча лиганыж чемпионы булды.

Үз студентларының уңышы турында Уфа фән һәм техгологияләр ректоры Вадим Захаров болай диде:

- Спортта лидер булу һәм күп тапкырлар үз чемпион титулын раслау җиңел түгел. Бу зур ихтыяр көче, хезмәт сөючәнлек һәм дисциплина таләп итә. Киберспорт өлкәсендә мондый эш Уфа университетында инде сигез ел дәвамында башкарыла, шуңа күрә хәзер без команда һәм тренерлар составының - барлык катнашучыларның уртак хезмәтенең лаеклы нәтиҗәләрен күрәбез. Бу җиңү - трофей гына түгел, ә заманча белем бирү программаларының, санлы технологияләрне кертүнең һәм системалы якын килүнең яңа буын лидерларын тудыруына дәлил.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас