+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 Май , 04:19

Яшь буын "Яшьләр һәм балалар" гомумдәүләт проектын үз итә

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә «Русия – мөмкинлекләр иле» һәм «Без бергә» төбәк проектларын, «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Яшь буын  "Яшьләр һәм балалар" гомумдәүләт проектын үз итәЯшь буын  "Яшьләр һәм балалар" гомумдәүләт проектын үз итә
Яшь буын "Яшьләр һәм балалар" гомумдәүләт проектын үз итә

– Бүген республикада яшьләр белән оештырылган эш Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан уңай бәяләнә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча без Мәскәү белән беррәттән яшьләр сәясәте нәтиҗәлелеге буенча ил төбәкләре арасында 5нче урынны алдык, ә 2025 ел нәтиҗәләре буенча инде 3нче урында, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Доклад барышында Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров проект күрсәткечләренең планлы үтәлешен һәм проектларга җәлеп ителгән яшьләр санының артуын билгеләп үтте.

- Проектларны гамәлгә ашыру кысаларында узган ел күрсәткечләренең барлык планлы күрсәткечләренә ирешелде һәм арттырып үтәлде. 2025 ел нәтиҗәләре буенча яшьләр сәясәте инфраструктурасы базасында уздырыла торган чараларда 284 меңнән артык яшь кеше катнашкан, 430 меңнән артык кеше һөнәри үсешкә юнәлтелгән чараларга җәлеп ителгән, ә бүгенге көндә ирекле эшчәнлеккә 400 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча без шулай ук арттырып үтәү белән барабыз һәм ел ахырына ирешмәү куркынычы юк, – диде Вито Сабиров.

Шулай ук Яшьләр сәясәте министрлыгы тарафыннан төбәк дәрәҗәсендә яшьләр тирәлеге белән эшләү программасын гамәлгә ашыру оештырылды, аның кысаларында яшьләрнең төрле категорияләре белән ачык диалог булдыруга, уңай көн тәртибен трансляцияләүгә һәм үсеш мөмкинлекләрен популярлаштыруга юнәлтелгән зур чаралар уздырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас