Кырмыскалы районында “Лада Нива” руле артындагы пенсионер “КамАЗ”га барып бәрелгән. Әлеге юл-транспорт һәлакәте Кабак авылында булган. 73 яшьлек пенсионер каршы як полосага чыгып, зур йөк машинасына бәрелгән, “Нива”ны читтә торган трактор өстенә алып ташлаган. Өлкән яшьтәге водитель табиблар килгәнче үлгән. Аның 70 яшьлек пассажирын дәваханәгә салганнар.
Сибайда 15 яшьлек байкер ДАИ хезмәткәрләреннән качып, канауга төшкән.
Үсмерне “Кросс” мотоциклы руле артында ДАИ хезмәткәрләре күреп ала һәм аны туктатырга тырыша. Егет буйсынмый, тизлекне арттыра, ләкин озакламый юлдан чыгып, канауда тоткарланып кала. Һәлакәт урынына яшь хокук бозучының әти-әнисен һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрен чакырганнар. Мотоциклны штрафстоянкага куйганнар. Административ тикшерү бара.
Башкаланың Октябрь районында Баязит Бикбай урамындагы 44нче йорт каршында 19 яшьлек шофер “Лада Приора” руле артында Караидел елгасы яры буйлап китеп барганда, каршыга килүче 22 яшьлек водитель идарә иткән “Лада Гранта”га бәрелә.
“Лада гранта” водителе һәм 21 яшьлек пассажир, “Лада Приора”ның өч үсмер-пассажиры җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә китерелгән.
Әлеге авария буенча ДАИ хезмәткәрләре административ тикшерү башлады, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Уфада бер хатын-кыз исерек хәлдә машина йөрткән өчен автомобиленнән колак каккан. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүмат буенча, 2025 елның июнендә хатын-кыз ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Медицина тикшерүе аның “Mercedes-benz” автомобиле белән исерек хәлдә идарә итүен раслый. Элегрәк тә ул мондый хокук бозу өчен җавапка тарттырылган булган.
Гаепләнүче тулысынча үз гаебен таныган. Суд аңа 260 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте. Моннан тыш, аның автомобилен дәүләт кеременә конфискацияләгәннәр.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм хәвефсезлек чараларын төгәл үтәү зарурлыгы турында искә төшерә. Тизлекне арттырмагыз, катлаулы рельефлы урыннарда каршы хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле маневрлар ясамагыз, балаларны автомобиль салонында йөрткәндә махсус җайланмалар куллану турында онытмагыз. Исерек килеш машина йөртүдән баш тартыгыз!
Махсус профилактик чаралар, шул исәптән водительләрне исереклек халәтенә тикшерүләр республика территориясендә даими уза.