+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 Мая , 16:24

"Сәяси партияләр активлык күрсәтә"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Русия Президенты каршындагы Совет әгъзасы, «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе рәисе Александр Брод белән очрашты. Көн тәртибендә - Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек мәсьәләләре.

"Сәяси партияләр активлык күрсәтә""Сәяси партияләр активлык күрсәтә"
"Сәяси партияләр активлык күрсәтә"

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстанда 2026 елның сентябрендә Русия Дәүләт думасына, шулай ук Уфа шәһәр советына һәм авыл биләмәләре Советларына депутатлар сайлаулар узачак.

– Сайлаулар көндәшлекле булачак, һәм без барлык сәяси партияләрнең дә шактый актив булуын күрәбез, - дип ассызыклады республика Башлыгы.
Александр Брод тавыш бирүне бәйсез күзәтүне оештыру һәм сайлау кампанияләренең үтәкүренмәлелеге, легитимлыгы өчен шартлар тудыру мөһимлегенә игътибарны юнәлтте.

- Башкортстан май башында илдә беренчеләрдән булып бәйсез җәмәгать күзәтүчеләрен әзерли башлады, алар сентябрьдә сайлау участокларына чыгачак. Электораль экспертларның төбәк пулын көчәйтү буенча эш алып барыла. Барлыгы мондый экспертлар бөтен ил буенча – 900дән артык. Ай азагында шулай ук Мәскәүдә зур семинар уздырырга планлаштырабыз. Анда республика вәкилләрен дә чакырдылар, - диде Александр Брод. - Безнең бурыч - эксперт бергәлегенең профессиональлеген күтәрү, аны яңа, шул исәптән мәгълүмати чакыруларга әзерләү.

Радий Хәбиров «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе рәисен август ахырында Уфада узачак Башкортстан гражданнар форумында катнашырга чакырды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас