+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 Май , 02:45

Бәрсүән аша күперне көне-төне ремонтлаячаклар

Уфа янында Бәрсүән елгасы аша күперне ремонтлау тәүлек буе алып барылачак.    

Бәрсүән аша күперне көне-төне ремонтлаячакларБәрсүән аша күперне көне-төне ремонтлаячаклар
Бәрсүән аша күперне көне-төне ремонтлаячаклар

Уфа районының Чесноковка авылы янындагы федераль трассада Бәрсүән елгасы аша күперне ремонтлау башлана.

Башкортстанның транспорт министры Любовь Минакова әйтүенчә, эшләр өч этапта узачак һәм вакытны кыскарту өчен тәүлек буе оештырылачак.

Ябулар графигы:

- 1 июньнән 8 июльгә кадәр күпернең уң ягы ябыла (Уфа – Ырынбур юнәлеше). Сул як полоса буйлап хәрәкәт булачак.

- 9 июльдән 13 августка кадәр сул як ябыла. Транспорт уң яктан йөри.

- 12 августтан 5 сентябрьгә кадәр күпер астында эшләр, алар хәрәкәткә комачауламаячак.

Ремонт вакытында участокта светофорлар белән реверсив хәрәкәт оештырыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас