+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 Май , 05:40

Калдыкларны эшкә җигәләр

Вузара кампус студентлары агрокалдыкларны эшкәртү проекты белән “Сколково” фонды финалына чыкты.

Калдыкларны эшкә җигәләрКалдыкларны эшкә җигәләр
Калдыкларны эшкә җигәләр

"Россельхозбанк" һәм “Сколково” фонды студентлар өчен агрофинтех-акселераторга йомгак ясады. 2026 елда программа Русиянең 51 төбәгеннән 512 студенттан 265 гариза җыйды. Финалга 12 команда чыкты, шул исәптән "FuranTech" проекты өстендә эшләүче УДНТУ студентлары командасы.

Стартап авторлары – технология факультеты студентлары Екатерина Жолобова, Маргарита Хәкимова һәм Елена Чистякова. Алар сәнәгать өчен кыйммәтле продукт булган фурфурил спиртын агрокалдыклардан җитештерүнең яңа технологияләрен эшлиләр.

Фурфурил спирты сәнәгатьтә киң кулланыла. Мәсәлән, кою предприятиеләрендә детальләр җитештерү, нефть химиясендә сумалалар, җилемнәр һәм пластмассалар ясау өчен. Шул ук вакытта фурфурил спиртының 90 проценты Кытайдан сатып алына. "FuranTech" командасы кибәкләр һәм чәкәннәр кебек чимал өчен технология төзи. Шуның нәтиҗәсендә ахыргы продуктның үзкыйммәте 30-50 процентка түбәнрәк килеп чыга. Ә бүген бу калдыкларны яндыралар яки ташлыйлар.

Алда бурыч – технологияне реаль шартларда сынап карау.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас