+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 Май , 13:00

"Улларыгыз өчен рәхмәт!"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Нефтекамадан махсус хәрби операциядә һәлак булган Вячеслав Алеев, Рүзәл Бәдретдинов, Леонид Башуров, Айрат Дәүләтов, Сергей Димитриев, Салават Тимергалиев, Алексей Федоров гаиләләре белән очрашты.

"Улларыгыз өчен рәхмәт!""Улларыгыз өчен рәхмәт!"
"Улларыгыз өчен рәхмәт!"

Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренең һәм хатыннарының кайгысын уртаклашты һәм аларга сугышчылар сугышчан бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң лаек булган генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.

- Егетләр гомерен Ватан өчен бирде. Аларның һәркайсы ахырга кадәр үз бурычын үтәде. Алар - чын геройлар, - диде республика Башлыгы. - Улларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Безнең төп бурычыбыз - аларны онытмау, истәлекләрен мәңгеләштерү, ата-аналарына, хатыннарына һәм балаларына карата даими кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү. Махсус хәрби операция тәмамлангач, без һичшиксез Уфада сугышчыларыбыз хөрмәтенә мемориал куячакбыз. Хәтер аллеялары шулай ук барлык муниципалитетларда да барлыкка киләчәк. Беләм, мондый эш бара инде.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, төбәктә СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүнең киң комплексы гамәлдә. Республика Башлыгы һәлак булган сугышчыларның балаларының ничек укуы белән кызыксынды, уку йортларына кергәндә аларга ташламалар булуын аерым билгеләп үтте.

Нефтекама шәһәр хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов аңлатканча, һәр гаиләгә муниципалитет хезмәткәрләреннән координатор беркетелгән. Республика Башлыгы «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторы вазыйфасына кандидатны тиз арада сайларга кушты.

Сугышчыларның туганнары Радий Хәбировка аларның ихтыяҗларына игътибары һәм сораштыруларда шәхсән катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Алар шулай ук шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итте, алар буенча Радий Хәбиров урындагы хакимият органнарына йөкләмәләр бирде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас