Салонда
Бу эшне автосалонда, ЮХХДИ бүлегендә яки күпфункцияле үзәк (МФЦ) аша башкарырга мөмкин.
2020 елның 1 ноябреннән барлык яңа автомобильләргә салоннарда техник чараның электрон паспорты – ПТС бирелә. Электрон ПТС мәгълүматларын махсус порталда тикшерергә мөмкин. Автосалонда яңа автомобиль сатып алганнан соң өч нөсхәдә сату-алу килешүен төзегез. Аның берсе – үзегезгә, икенчесе – автосалонга, өченчесе ЮХХДИдә теркәлү өчен кирәк.
Автосалонда транспортны теркәргә дә мөмкин. Салонда ОСАГО рәсмиләштерергә ярдәм итәчәкләр һәм шунда ук машинага яңа номерлар, теркәлү турында таныклык һәм ПТСтан өземтә бирәчәкләр.
ЮХХДИдә
ЮХХДИдә теркәгән очракта шундый документлар кирәк:
сату-алу килешүе;
транспортның ПТСы;
ОСАГО полисы (шул исәптән электрон төрдә);
Русия гражданы паспорты яки шәхес раслаучы вакытлыча таныклыгы;
транспортны теркәү өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция;
теркәлү гамәлләрен тормышка ашыру өчен тутырылган гариза.
Бәяләр
Теркәлү хезмәтләре өчен – 1500 сум;
яңа автомобиль номерлары өчен – 3000 сум;
яңа мотоцикл номерлары өчен – 1500 сум.
Техник тикшерү кирәкми
Яңа автомобильгә ОСАГО полисын рәсмиләштерү өчен техник тикшерү (ТО) узарга кирәкми. Бу кагыйдә, шул исәптән яңа автомобильләр, мотоцикллар һәм 3,5 тоннага кадәр авырлыктагы йөк автомобильләре өчен 4 ел дәвамында, чыгару елын да кертеп, гамәлдә.
Кайчан?
Автомобильләрне теркәү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган. Транспорт чарасын 10 көн эчендә теркәргә кирәк. Әгәр автомобильне теркәмәсәң яки аны тиешле вакыттан соң теркәсәң, административ штраф алырга һәм хәтта хокуктан мәхрүм ителергә мөмкин.
Теркәлмәгән автомобиль белән идарә иткән өчен 500-800 сум штраф каралган. Кабат тотылсаң, 5000 сум яки 1-3 айга кадәр хокуктан мәхрүм итү каралган.
Кайсы төр техника өчен мотлак?
Двигателе 4 кВт яки 50 кубик сантиметр булган автомобильләр һәм мотоцикллар;
тизлеге сәгатенә 50 километрдан да кимрәк булмаган автомобильләр һәм мотоцикллар;
автомобильләргә һәм мотоциклларга тагылмалар;
башка илләрдә исәптә торучы автотранспорт Русия территориясенә 1 елдан артык вакытка кертелгән очракта.
Үзең ясасаң
Үзең ясаган автомобильләр һәм мотоциклларны ЮХХДИдә теркәү өчен аның дәүләт стандартларына туры килүе турында документ алырга кирәк. Туры килү-килмәүгә экспертизаны махсус сертификатлау үзәкләре үткәрә.
Сынаулар үткәрү урынына үзең ясаган транспортка утырып барырга ярамый, шуңа күрә кулдан ясалган “тимер ат”ны эвакуатор яки машинаның тагылма арбасында алып барырга туры киләчәк. Сертификатлау үзәгендә түбәндәге параметрларга туры килү-килмәүне тикшерәчәкләр:
– техниканың тавыш дәрәҗәсе;
– техник торышы (руль идарәсе, тормоз, хәрәкәт вакытында тотрыклылык һ.б.);
– габаритларның ярашуы;
– халыкара экологик стандартларга туры килү (ЕВРО 3-4).
Нормаларга туры килмәгән очракта, автомобиль яки мотоциклны тиешле тәкъдимнәр буенча эшләп бетерергә туры киләчәк. Белгечләр конструкцияне эшләп бетерү һәм үзгәртү буенча киңәшләр бирәчәк.
Мөнир МӘХМҮТОВ әзерләде.