

Уфада велосипедчы үсмер машина астына эләккән. Шәһәрнең ДАИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 1967 елгы водитель “Дэу Нексия” руле артында Российская урамындагы 56А санлы йортның ишегалды территориясе буйлап барган. Монда ул тротуар буйлап хәрәкәт итүче велосипедчыны бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә велосипедчы медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, аны тикшергәннән соң өенә кайтарганнар.
Уфада пенсионер хатынны электр самокаты белән бәрдергәннән соң җинаять эше кузгатканнар. Зыян күрүчегә медицина ярдәме кирәк булган.
Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ведомствоның Башкортстан идарәсе җитәкчесе Владимир Архангельскийдан тикшерү барышы һәм аның нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирергә кушты. Йөкләмәнең үтәлешен контрольдә тоту федераль дәрәҗәдә билгеләнгән.
Өлкән яшьтәге хатын-кызга табиблар баш мие селкенү, баш сөягенең арткы өлеше сыну, күпсанлы җәрәхәтләр һәм имгәнүләр алу диагнозы куйган. Шулай ук хәтеренең өлешчә югалуы да күзәтелә.
Зыян күргән әбинең оныгы сөйләвенчә, өлкән яшьтәге хатынның хәле бераз яхшырган. Ә электр самокаты белән идарә иткән егетне әлегә таба алмаганнар.
Ике тәгәрмәчле транспорт чаралары алар белән идарә итүчеләр өчен дә куркыныч. Биредә хәвефсезлекне тәэмин итү өчен махсус җайланмалар юк. Шулай да, иң мөһиме – әлеге төр транспортта хәрәкәт иткәндә аны йөртүче махсус шлемнан файдаланырга тиеш. Югыйсә, юл-транспорт һәлакәте булган очракта үлем куркынычы 1,5 тапкыр (!) арта.
Өстәвенә, хәзерге вакытта яңа закон нигезендә скутерда хәрәкәт итү өчен йөртүченең “М” категорияле юл йөрү таныклыгы булырга тиеш.
Полиция хезмәткәрләре ата-аналарны бик тә игътибарлы булырга чакыра. Җәй айларында балага аеруча күз-колак булырга кирәк.