

«Урожай» авыл хуҗалыгы предприятиесе генеральный директоры Радик Рәфыйков орлыкчылык үзәге мәйданчыгында силос, шулай ук ашлык кабул итү, чистарту һәм киптерү буенча технологик җайланмалар монтажлауны төгәлләделәр, дип сөйләде. Объектта шулай ук эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башкарылган.
Проектка инвестицияләрнең гомум күләме 2,6 миллиард сум тәшкил иткән. Яңа үзәкнең орлык фондын «Урожай» компанияләр төркеме предприятиеләре, шулай ук башка кулланучылар файдаланыр дип көтелә. Авыл хуҗалыгы объектын эшләтеп җибәрү 60ка якын эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде.
Башкортстан Башлыгы шулай ук «Урожай» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Константиновка авылы янындагы яңа машина-трактор паркы территориясен карап чыкты.
10 мең кв. м мәйданда 30дан артык ашлык җыю комбайны һәм 45 берәмлек трактор, шулай ук тагылма агрегатлар саклана. Моннан тыш, биредә остаханә, запас частьләр өчен склад бүлмәләре, ягулык салу станциясе, административ бина һәм ашханә урнашкан.
Төбәк җитәкчесе «Урожай» компанияләр төркеменең инвестицион активлыгын һәм аның Башкортстанның агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлешен югары бәяләде.
- Бу безнең алдынгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең берсе. Карагыз, нинди шәп үзәк төзегәннәр. Монда ашлык саклау гына түгел-киптерү, чистарту һәм калибрлау да бар. Мондый заманча комплекслар республикага бик кирәк, чөнки безнең уңыш елына 4-5 миллион тоннага җитә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Яңа селекция-орлыкчылык үзәгеннән тыш, «Урожай» тагын шундый ике объект, шулай ук зур сөт фермасы төзи. Компания үзенең барлык производстволарында хезмәткәрләр өчен уңайлы хезмәт шартлары тудыра. Бу бик мөһим.
Фото: glavarb.ru