+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 Мая , 16:36

Умартачылык бездә ничек үсешә?

Бүген Башкорт дәүләт аграр университетында Бөтендөнья бал кортлары көненә багышланган "түгәрәк өстәл" узды.

Умартачылык бездә ничек үсешә?Умартачылык бездә ничек үсешә?
Умартачылык бездә ничек үсешә?

Чарада республиканың хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек, тармак оешмалары һәм умартачылык хуҗалыклары вәкилләре катнашты.

"Түгәрәк өстәл"нең модераторы булып Русия белән элемтә өчен БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) бүлекчәсе директоры Олег Кобяков чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья бал кортлары көне азык-төлек җитештерүдә, төрле авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә бал кортларының һәм башка серкәләндерүчеләрнең ролен һәм бу тармакның яшәү чаралары чыганагы һәм балның гына түгел, ә перга, балавыз һәм башка бик күп продуктлар чыганагы буларак әһәмиятен ассызыклау өчен кертелде.

— Биредә Русиянең йөрәгендә Уралда умартачылыкның көчле һәм күптәнге традицияләре бар, табигать тарафыннан уникаль токым төре – Бөрҗән умартасы формалаштырылган һәм кеше тарафыннан хупланган, — диде спикеор. - ФАОның Бөтендөнья әһәмиятендәге флагман авыл хуҗалыгы мирасы программасы бар. Бу программа ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары белән чагыштырырлык, бары тик безнең объектлар гына - уникаль аграр система. Русиядән беренче тапкыр номинация бирелде — башкорт чолыкчылык умартачылыгы, ул хәзер тапшыру һәм рәсмиләштерүнең йомгаклау этабында. Без бу көздә үк ул халыкара танылу һәм статус алыр дип өметләнәбез. Бөтендөнья бал кортлары көнен без бүген нәкъ менә Уфада уздырабыз, чара бөтен Русиягә трансляцияләнә, чит ил экспертлары катнаша.

Очрашу барышында шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, умартачылык Башкортстан халкы өчен традицион кәсеп булып кала һәм ил төбәкләре арасында алдынгы урыннарны алып тора.

Фәрит Вәлитов ассызыклаганча, тармакның үсеше «2019-30 елларга Башкортстан Республикасында умартачылыкны үстерү» комплекслы программасы белән тәэмин ителә, ул умартачылык продукциясен җитештерү, эшкәртү һәм сату күләмнәрен арттыруны, шулай ук аны эчке һәм тышкы базарларга чыгаруны күздә тота.

Видеоэлемтә буенча шулай ук БМОның Русиядәге Тирә-як мохит буенча программасы (ЮНЕП) җитәкчесе Владимир Мошкало чыгыш ясады. Ул антропоген факторларның бал кортларына йогынтысына аерым игътибар бирде.

Башкортстанда тематик чаралар даими рәвештә үткәрелә — бу бал ярминкәләре, конкурслар, Һөнәри бергәлекләр утырышлары һәм тармак киңәшмәләре.

Автор фотосы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас