+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 Мая , 14:55

Урманнарда янгын чыкмасын өчен!

Урманнарда янгын чыгу куркынычы дәрәҗәсе күтәрелү сәбәпле һәм Башкортстан Урман фонды территориясендә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатында агымдагы елның 23-31 маенда гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чараларының керүен чикләү режимы кертелә.

Урманнарда янгын чыкмасын өчен!Урманнарда янгын чыкмасын өчен!
Урманнарда янгын чыкмасын өчен!
Әлеге чара мәҗбүри һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән. Чикләүләр барлык категория гражданнар өчен мәҗбүри характерда, шул исәптән туристлар һәм аучылар өчен дә. Урман утыртмаларын арендалау яки сату-алу буенча гамәлдәге шартнамәләр кысаларында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу чараларын гамәлгә ашыручы затлар гына искәрмә булып тора.

Чикләүләр гамәлдә булган чорда контроль көчәйтелгән режимда гамәлгә ашырылачак. Патруль-маневр төркемнәре, билгеләнгән режимны бозуларны булдырмау өчен, урман фонды территорияләренә тәүлек буе мониторинг ясауга күчәләр.

Бу хакта тулырак: https://forest.bashkortostan.ru/presscenter/news/819129/
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас