+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 Май , 16:11

"Из Башкортостана с любовью" акциясенең өченче этабы башланды

Проект - Башкортстаннан читтә белем алучы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән иң зур төбәкара акцияләрнең берсе. Аның кысаларында студентларның туганнары һәм якыннары азык-төлек, кием-салым һәм көнкүреш кирәк-яракларын бушлай җибәрә ала.

"Из Башкортостана с любовью" акциясенең өченче этабы башланды"Из Башкортостана с любовью" акциясенең өченче этабы башланды
"Из Башкортостана с любовью" акциясенең өченче этабы башланды

Агымдагы елның 28 маенда Башкортстаннан берьюлы ике маршрут буенча азык-төлек олавы юлга чыкты.

Беренче маршрут: Учалы → Белорет → Аскар → Сәрмән → Уфа → Чакмагыш → Дүртөйле → Нефтекама → Агыйдел.

Икенче маршрут: Сибай → Баймак → Юлдыбай → Зилаер → Исәнгол → Күмертау → Мәләвез → Салават → Ишембай → Стәрлетамак → Чишмә → Языково → Бүздәк → Бәләбәй → Туймазы → Октябрьский.

Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә посылкаларны тарату 30-31 май көннәрендә узачак. Студентлар өчен башкалада һәм Подмосковьеда җиде уңайлы тапшыру ноктасы оештырылачак. Моннан тыш, катнашучылар Уфага кире посылкалар да җибәрә алачак.

Акциядә катнашу бары тик түбәндәге сылтама буенча мәҗбүри теркәлгәннән соң гына мөмкин: (беренче маршрут) https://assotsiatsiya-stude-event.timepad.ru/event/3990221/


(икенче маршрут) https://assotsiatsiya-stude-event.timepad.ru/event/3990288/

Акция Башкортстан Башлыгы ярдәме белән республика студентлары һәм аспирантлары өчен генә үткәрелә.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас