Уфаның Дим районында “Volkswagen Jetta” водителе 11 яшьлек үсмерне электр самокатында бәрдергән.
Җәрәхәтләр алган балигъ булмаган баланы юл-транспорт һәлакәтеннән соң дәваханәгә китергәннәр. Вакыйга Киевская урамында кичке сәгать алтылар тирәсендә булган. Бу хакта Уфа Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Беренчел мәгълүматлар буенча, “Volkswagen Jetta”ның 40 яшьлек водителе Новороссийская урамына борылганда 11 яшьлек малайны электр самокатында бәрдергән. Бала юлны тиешсез урында кисеп чыккан булган.
Электр самокатында йөргәндә тагын бер бала җитди зыян күргән. Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта ул дәваханәдә ята. “Табиблар аны коткару һәм дәвалау өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Чын күңелдән аңа тизрәк терелүен телим һәм аның гаиләсенә ярдәм итәчәгемне белдерәм”, – дип язган ул социаль челтәрдәге битендә.
Ата-аналарны балаларына ике тәгәрмәчле транспорт сатып алудан тыелырга чакырабыз!
Игътибар!
Республика территориясендә “Каршы полоса” профилактик чарасы старт алды.
Юл-транспорт һәлакәтләрен анализлау күрсәтүенчә, нәкъ менә каршы як полосага чыгу иң авыр нәтиҗәләргә китерә, машина йөртүчеләр һәм пассажирлар җитди җәрәхәтләр ала, һәлак була.
Юлларда авария хәлләрен кисәтү һәм булдырмау максатында, республика Дәүләт автоинспекциясе мондый кагыйдә бозуларны кисәтәчәк.
Хөрмәтле водительләр, Дәүләт автоинспекциясе тыелган яки хәвефле урыннарда каршы як полосага чыгарга ярамавын искә төшерә! Юлда сак булыгыз!