Башкортстанда яшәүчеләрне салкынча дымлы һава һәм көчле җил көтә. Һава торышының җентекле фаразын синоптиклар әзерләде.
Әйтик, Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, шимбә көнне, 30 майда, Башкортстан территориясендә аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, төнлә көньяк-көнчыгыштан көчле яшенле яңгырлар явачак. Төнлә һава температурасы +4,+9, көндез +15,+20 градус тәшкил итәчәк.
Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк.
Алдагы көннәрдә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, яңгырлар дәвам итәчәк, дип билгели метеорологлар.
Фото: Электрогазета сайтыннан.