+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 Июня , 13:43

Яңгырлар кайчан туктаячак?

Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Яңгырлар кайчан туктаячак?Яңгырлар кайчан туктаячак?
Яңгырлар кайчан туктаячак?

Башкортстанда бераз яңгырлар һәм салкынча һава торышы көтелә.

Әйтик, Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, җомга көнне, 5 июньдә Башкортстан территориясендә аязучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар булачак. Төнлә һава температурасы +7,+12, көндез +16,+21 градус булачак. Явым-төшемнәр кече тау елгаларында су биеклегенең күтәрелүенә һәм плотиналарга һәм сусаклагычларга агымның артуына китерергә мөмкин.

Төньяктан уртача тизлектә җил исүе көтелә.

Ял көннәренә якынрак республикада яңгырлар интенсивлыгы кимиячәк, дип хәбәр иттеләр синоптиклар.

Фото: "Электрогазета" сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас