+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
8 Июня , 13:12

Идеядән – әзер проектка

Вузара студентлар кампусында «Креатив индустрияләр сыйныфлары» проектының беренче елына нәтиҗә ясалды. Бер ел дәвамында Башкортстанның төрле мәктәпләреннән 100дән артык укучы заманча иҗади һөнәрләр белән танышты, белгечләрдән белем алды һәм үз проектларын эшләп карады.

Идеядән – әзер проекткаИдеядән – әзер проектка
Идеядән – әзер проектка

Проект 2025 елның көзендә «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында старт алган иде. Аны УДНТУның Бизнес экосистемалары һәм креатив индустрияләр институты республика Икътисади үсеш министрлыгы һәм Төбәкнең стратегик үсеш үзәге белән берлектә гамәлгә ашыра.

Укучылар өчен дәресләр берничә юнәлеш буенча үткәрелде. «Туризм һәм кунакчыллык» программасында катнашучылар экскурсияләр оештыру серләренә төшенде, туристик маршрутлар төзеде һәм экскурсовод ярдәмчесе һөнәрен үзләштерде. Компьютер графикасы һәм медиадизайн юнәлешендә алар график редакторларда эшләргә, санлы контент булдырырга һәм 3D-модельләштерү нигезләренә өйрәнде.

Медиаиндустрия дәресләре аеруча кызыксыну уяткан. Укучылар журналистика, интервью әзерләү, фото һәм видеоконтент булдыру буенча практик күнекмәләр алган.

Проект кысаларында шулай ук «Креатив мода һәм декоратив-гамәли сәнгать» юнәлеше дә эшләгән. Укучылар милли кием тарихын өйрәнгән, заманча дизайн белән танышкан һәм мәдәни мирасны саклау алымнарын үзләштергән.

Моннан тыш, мәктәп укучылары финанс грамоталылыгы, эшкуарлык нигезләре һәм санлы мохиттә хәвефсезлек мәсьәләләре буенча да белем алган.

Йомгаклау чарасында декоратив-гамәли сәнгать эшләре күргәзмәсе, компьютер дизайны һәм медиатехнологияләр буенча проектлар презентациясе дә оештырылды.

Проект киләсе уку елында да дәвам итәчәк. Аның географиясен киңәйтү, яңа мәктәпләр җәлеп итү һәм креатив икътисад таләпләренә җавап бирүче яңа белем бирү модульләре кертү планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас