+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 Июня , 07:33

Уфадан – Кытайга

Башкортстан вузы Кытайда институт ачты: Уфа фән һәм технологияләр университеты белән Чанчжоу университетының уртак проекты эшли башлады.

Уфадан – КытайгаУфадан – Кытайга
Уфадан – Кытайга

Кытайның Чанчжоу шәһәрендә Уфа фән һәм технологияләр университеты белән Чанчжоу университетының уртак институтын ачу тантанасы узды. Бу вакыйга халыкара белем бирү проектының рәсми стартын бирде.

Яңа институтта укулар агымдагы елның сентябрендә башланачак. Беренче этапта 240 кытай абитуриентын дүрт юнәлеш буенча кабул итү планлаштырыла. Алар арасында материаллар белеме, химия һәм нефть химиясендә энергия һәм ресурсларны саклау технологияләре, җитештерүне автоматлаштыру һәм мәгълүмати системаларны математик тәэмин итү бар.

Башкортстанның Фән һәм югары белем буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина билгеләвенчә, бу проект республика белән Кытай арасындагы фәнни-белем бирү хезмәттәшлегенең яңа этабы булып тора.

Уку программалары ике университет тарафыннан бергә әзерләнгән. Дәресләрне Русия һәм Кытай укытучылары алып барачак.

Институтның төп үзенчәлеге – ике диплом системасы. Укуны тәмамлаучылар Кытайда да, Русиядә дә рәсми танылган дипломнар алачак. Бу аларга халыкара дәрәҗәдә карьера кору һәм эре икътисади проектларда эшләү мөмкинлеге бирәчәк.

Әйтергә кирәк, Уфа фән һәм технологияләр университеты бүген Кытайның вузлары һәм фәнни үзәкләре белән инде 35 хезмәттәшлек килешүе төзегән.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас