

Башкортстанның Шәһәрләр һәм авыллар үсеше институты директоры Ольга Сарапулова хәбәр иткәнчә, республика бәйгегә барлыгы 12 проект тәкъдим иткән. Аларның сигезе беренче тапкыр катнаша.
Алар арасында Стәрлетамактагы Ашкадар елгасы яр буен төзекләндерү, Нефтекама шәһәренең үзәк мәйданын яңарту, Күмертауда «Сәламәтлек сукмагы» булдыру, Мәләвездә экопарк төзү, Благовещен шәһәрендәге буа ярын төзекләндерү, шулай ук Югары Тәтешле, Малаяз һәм Николо-Берёзовка авылларындагы җәмәгать киңлекләрен яңарту проектлары бар.
Тагын дүрт проект, Русия Төзелеш министрлыгы белгечләре тәкъдимнәрен исәпкә алып камилләштерелгәннән соң, кабат тәкъдим ителгән. Болар – Туймазы, Яңавыл, Агыйдел һәм Кыргыз-Миякәдәге төзекләндерү проектлары.
Барлык гаризалар да хупланган очракта, республика федераль бюджеттан 1 миллиард сумнан артык акча җәлеп итә алачак.
– Үзәк мәйданнарны тәртипкә китерү бик мөһим. Алар үсеш ноктасына әверелә һәм тирә-як территорияләрне дә үстерүгә этәргеч бирә, – диде Радий Хәбиров.
Киңәшмәдә шулай ук узган елгы бәйгедә җиңгән проектларны гамәлгә ашыру барышы турында да фикер алыштылар. Октябрьский, Дүртөйле, Югары Яркәй, Кушнаренко һәм Чишмәдә төзекләндерү эшләре башланган.
Моннан тыш, Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле янындагы мәйданны яңарту концепциясе тәкъдим ителде. Проектта күзәтү мәйданчыклары, ял зоналары, яшелләндерү элементлары һәм фонтанны яңарту каралган. Республика җитәкчесе барлык эшләрне яңартылган һәйкәл ачылганчы – 2027 елга кадәр тәмамларга кушты.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның Бөтенрусия бәйгесендә катнашуы дәверендә республиканың 39 проекты җиңү яулаган. Аларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 3,3 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителгән.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102