

Әмма иң мөһиме: республика карьера кризисын яңа мөмкинлекләргә әйләндерүен дәвам итә һәм гражданнарны яңадан укыту буенча илдәге лидерлык позицияләрен ышанычлы рәвештә саклап кала. Бу Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Кадрлар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булды.
«Русия эше» платформасында халыкның төрле категорияләре өчен, шул исәптән яшьләр, 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, декрет ялындагы ата-аналар, инвалидлар, СВО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен, 130дан артык белем бирү программасы тәкъдим ителә.
Быел республикада 600дән артык кеше яңадан белем алган, ә үзәкләргә бирелгән яңа гаризалар саны 1300гә җиткән. Трендта — үзмәшгульлек. Хатын-кызлар матурлык индустриясен үзләштерә, ә ир-атлар санлы технологияләр юнәлешен сайлый.
Фото: bash.news