+13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 июнь , 05:03

Башкортстанда мамонт теше табылган

Бу хакта Уфа сәяхәтчесе Олег Чегодаев хәбәр итте.

Башкортстанда мамонт теше табылганБашкортстанда мамонт теше табылган
Башкортстанда мамонт теше табылган

Мамонт тешенең фрагментын «Башкирия» милли паркы территориясендәге «Грезы» мәгарәсенә оештырылган экспедиция вакытында тапканнар. Бу хакта Уфа сәяхәтчесе Олег Чегодаев хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, башта походта катнашучылар табылдыкны гади таш дип уйлаган. Соңрак аны белгеч-геологка күрсәткәннәр һәм ул табылдыкның борынгы мамонт тешенең бер өлеше булуын раслаган.

Табылдыкны Уфадагы «Урал таулары Илчелеге» музей үзәгенә урнаштырырга планлаштыралар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас