+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 Июня , 06:12

Путин һәм Никитин югары тизлекле магистральләр төзү турында фикер алышты

Министр шулай ук Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында югары тизлекле магистраль төзелеше барышы турында хәбәр итте.

Путин һәм Никитин югары тизлекле магистральләр төзү турында фикер алыштыПутин һәм Никитин югары тизлекле магистральләр төзү турында фикер алышты
Путин һәм Никитин югары тизлекле магистральләр төзү турында фикер алышты

Русия Президенты Владимир Путин транспорт министры Андрей Никитин белән очрашу барышында югары тизлекле тимер юл магистральләре челтәрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Дәүләт башлыгы Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән Мәскәү — Минск магистрален төзү мөмкинлеге турында берничә тапкыр фикер алышуын әйтте.

— Белоруссия Президенты бу тәкъдимне хуплый, шуңа күрә монда бернинди дә административ кыенлыклар булмаячак, — диде Путин.

Никитин исә, үз чиратында, әлеге магистраль проектының Мәскәү — Түбән Новгород — Казан маршруты белән беррәттән гамәлгә ашыру өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп үтте.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас