+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 Июня , 14:04

Радий Хәбиров медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады. Республика җитәкчесе табибларны, шәфкать туташларын һәм сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәм белән котлап, дәүләт бүләкләре тапшырды.

Радий Хәбиров медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладыРадий Хәбиров медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады
Радий Хәбиров медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

– Сезгә чиксез рәхмәт. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт. Сез – талантлы, көчле, акыллы, шәфкатьле кешеләр. Республикабыз халкы исеменнән сезгә ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәм, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә барлыгы 50 меңгә якын кеше хезмәт куя. Республика җитәкчесе билгеләвенчә, нәкъ менә алар төбәк халкының сәламәтлеге өчен җаваплы.

Радий Хәбиров пандемия чорында медицина хезмәткәрләренең чын батырлык үрнәге күрсәтүен искә алды. Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы, яңа төбәкләрдә хезмәт куючы, яралыларны дәвалаучы һәм сугышчыларны сафка бастыручы медицина хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерде.

– Бу хезмәтегез өчен сезгә тирән баш иябез. Алда да зур эшләр көтә. Егетләребез өйләренә кайтачак, һәм без аларның сәламәтлеген кайгыртырга тиеш булачакбыз, – диде республика җитәкчесе.

Радий Хәбиров соңгы елларда Башкортстанның сәламәтлек саклау системасы сизелерлек ныгыганын һәм яңартылганын ассызыклады. Аның сүзләренчә, федераль дәрәҗәдә дә республика медицинасы югары бәяләнә.

Республика Башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективына, медицина югары уку йортлары һәм колледжлары укытучыларына, шулай ук яшь белгечләргә тәҗрибә тапшырган тармак ветераннарына рәхмәт белдерде.

– Ләкин сезнең хезмәтне акча белән генә үлчәп булмый. Бу һөнәргә кешеләр йөрәк кушуы буенча килә һәм үзләрен тулысынча кешеләргә хезмәт итүгә багышлый. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, якыннарыгызга вакыт табуыгызны һәм бәхетле булуыгызны телим, – диде Радий Хәбиров.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас