+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
19 июнь , 01:00

Вузара кампуста медицина өчен ЯИ-сервислар әзерлиләр

ЯИ табибка зур күләмле мәгълүматлар белән тизрәк эшләргә, рентген, МРТ һәм башка сурәтләрне төгәлрәк "укырга" ярдәм итә.

Вузара кампуста медицина өчен ЯИ-сервислар әзерлиләрВузара кампуста медицина өчен ЯИ-сервислар әзерлиләр
Вузара кампуста медицина өчен ЯИ-сервислар әзерлиләр
Евразия белем үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусында Башкорт дәүләт медицина университеты галимнәре медицина һәм медицина белеме өчен ясалма интеллект (ЯИ)нигезендә программалар эшли. ЯИ табибка зур күләмле мәгълүматлар белән тизрәк эшләргә, рентген, МРТ һәм башка сурәтләрне төгәлрәк "укырга" ярдәм итә, онкологик авырулар һәм сыну билгеләрен коралсыз күз ирешә алмаган төгәллек белән ачыкларга сәләтле.
-Без бүген университет эшенә керткән яңа мәгълүмати технологияләр, IT — технологияләр, цифрлы технологияләр – модага иярү түгел, ә кирәкле ихтыяҗ, заманча медицина вузын үстерү элементы, - ди РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы, профессор Валентин Павлов.
Проектларның берсе - "табиб-стоматолог ассистенты". Аны кампус мәйданчыгында БДМУНЫҢ математик модельләштерү лабораториясе белгечләре булдыра. Программа тешләрнең һәм теш казналыкларның өч үлчәмле сурәтләрен анализларга, дәвалау өчен мөһим зоналарны аерып чыгарырга, анатомия моделен төзергә һәм тамырлар, сөяк тукымасы һәм теш рәтенең үзгәрешләрен күрсәтергә ярдәм итәчәк. Моны клиникада да, студентларны, ординаторларны һәм яңа гына эшли башлаган табибларны укытканда да кулланылырга мөмкин.
Тагын бер юнәлеш - робот хирургиясе. БДМУ клиникасында инде робот хирургиясе үзәге эшли, анда өч робот җайланмасы кулланыла. 2025 елда биредә ике da Vinci роботында 1000нән артык тыкшыну һәм робот-травматолог кулланып 300-гә якын операция башкарганнар. Технологияне куллану өлкәләре киң һәм ул үз эченә абдоминаль, торакаль һәм колоректаль хирургия, гинекология һәм урология, онкология һәм кан тамырлары хирургиясен үз эченә ала.
Хәзер галимнәр ИИ - «OpeLab» кулланып программа эшли. Ул робот-ассистентлы операцияләрнең видеосын анализлаячак. 
***
Исегезгә төшерәбез, Президент Владимир Путин кушуы буенча илебездә заманча кампуслар челтәре төзелә. 2030 елга илдә 25 кампустан торган Йолдызлык барлыкка килергә тиеш. Әлеге юнәлеш буенча эшне РФ Хөкүмәте һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы алып бара. Хәзерге вакытта «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә шундый 24 студшәһәрчек проектлана һәм төзелә. 2036 елга кампуслар саны 40-ка кадәр артачак.
Башкортстан - Русиянең заманча кампуслар челтәре булдыру буенча федераль проект гамәлгә ашырылган сынау төбәкләренең берсе. Уфада Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусының беренче чираты 2024 елның февралендә ачылган иде.
 
 
Фото: БР Хөкүмәте сайтыннан.

 

 
 
 
 
 
 
Автор:Резида Валитова
Читайте нас