Мәләвездә ялган “права” сатып алган хатынга карата хөкем карары чыгарганнар. Җинаять эшен ялган документ эшләүгә булышлык иткән өчен кузгатканнар.
Прокуратура мәгълүматлары буенча, 2026 елның гыйнварында хатын-кызга билгеле мессенджерда реклама хәбәре килгән, һәм ул 80 мең сумга машина йөртү таныклыгы сатып алган.
Өч айдан соң хатынның документларын тикшергәндә юл-патруль хезмәте ялганны сизеп калган, чөнки мәгълүматлар базасы буенча “права” Мәскәү кешесе исеменә бирелгән булган.
Хатын-кыз гаебен таныган. Суд аңа 1 елга иректән чикләү җәзасы билгеләгән.
Баймакта Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 43 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “Лада Гранта” автомобилен туктаткан. Документларны тикшергәндә хатын-кыз машина йөртү таныклыгын күрсәткән, әмма мәгълүматлар базасында документ номеры 1983 елгы ир-атныкы булуы ачыкланган.
Хокук бозучыны автомобиль белән идарә итүдән читләштергәннәр, административ материал төзегәннәр.
Хәзерге вакытта Русия Федерациясе Җинаять Кодексының 327 мәддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә (белә торып ялган документ куллану), дип хәбәр иттеләр ДАИ матбугат хезмәтендә.
Ялган таныклык куллану — административ кына түгел, ә җинаять җаваплылыгы белән дә яный. “Права”ны законлы юл белән генә алыгыз.
Уфа шәһәренең Степан Злобин урамындагы 46/6 санлы йорт каршында “Ниссан Сентро” руле артындагы 32 яшьлек водитель Сәгыйть Агиш урамына борылганда, электр самокатында ашыкмыйча гына җәяүлеләр кичүеннән машина юлын кисеп чыккан баланы бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәрәхәтләр алган малай медицина учреждениесенә китерелгән.
Әлеге очрак буенча административ тикшерү бара.
Игътибар!
Республиканың ДАИ җитәкчесе Владимир Севастьянов билгеләп үтүенчә, 2025 елда республикада юл-транспорт аварияләрендә һәлак булган балалар саны 2024 елдагы белән чагыштырганда 41,7 процентка (+17 кеше) арткан.
“Скутерлар, мопедлар һәм питбайклар, авария хәлендәге иске җиңел машиналар үсмерләр арасында бик популяр, мондый транспорт саны юлларда елдан-ел арта. Моның нәтиҗәләре бик хәвефле булырга мөмкин, – ди Владимир Севастьянов. – Бүгенге көнгә руль артындагы балалар катнашлыгында 21 юл-транспорт авариясе теркәлгән. Аварияләр нәтиҗәсендә балигъ булмаган 25 бала төрле җәрәхәтләр алган, берсе һәлак булган”.